Рөстәм Миңнеханов халыкка янгын куркынычсызлыгы турында мәгълүматны җиткерүне активлаштырырга йөкләде

16.11.2019

Агымдагы елның ун аенда Татарстан территориясендә 5 021 янгын чыккан, аларда 115 кеше һәлак булган. Бу узган ел белән чагыштырганда 14,5 процентка күбрәк. Бу турыда Татарстан гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

Татарстанда ел башыннан 15 янгында берничәшәр кеше үлгән - барлыгы 36 кеше. Казанда 5 ноябрь көнне булган янгынны искә алырга кирәк. Нурсолтан Назарбаев урамындагы күп фатирлы йорттагы янгында 13 кеше зыян күрде, шуларың җидесе - балалар. "Бик катлаулы янгын иде, кешеләрне үлемнән саклап калып булды", - диде министр. 

Рафис Хәбибуллин сүзләренчә, янгынга каршы көчләрне арттырып һәм заманча техника белән тәэмин итеп кенә, янгыннан санын киметеп булмый. "Янгыннарда үлүчеләрнең 90 % торак йортларда булганны исәпкә алып, без республика гражданнары арасында профилакткага басым ясадык". - диде ул. 

Рафис Хәбибуллин хәбәр иткәнчә, 2016 елда республика җитәкчелеге социаль яклауга мохтаҗ гражданнарны һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләрне йорт биләмәләрендә янгын турында хәбәр итү җайланмалары урнаштыру тәкъдимен хуплады. 

Бер аппарат якынча 250 сум тора.  Бүгенге көндә муниципаль районнарда 6 377 йорт биләмәсендә 12 291 җайланма урнаштырылган.

Татарстан Президенты «Татмедиа»га халыкка янгын куркынычсызлыгы һәм янгын турында хәбәр итү җайланмасы кирәклеге турында мәгълүматны җиткерүне активлаштырырга йөкләде

«Бу андый зур акчалар түгел. Һәркем үз өендә шундый җайланма урнаштырырга тиеш. Бу кечкенә датчик кеше гомерен саклап калырга мөмкин», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул социаль якланмаган гражданнарга янгын турында хәбәр итү җайланмасы бюджет акчасына урнаштырылачак, дип өстәде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.