Рөстәм Миңнеханов Дубайда: Милләтара һәм динара татулык - алга таба үсешебез мөмкинлекләре ул

14.11.2019

Милләтара һәм динара татулык - тотрыклылык һәм алга таба үсешебез мөмкинлекләре ул. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайда (БГӘ) II Бөтендөнья толерантлык саммитында белдерде. 

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан территориясендә 4 миллионлап кеше һәм 173 милләт вәкиле яши. "Республикабызның уникаль тәҗрибәсе бар: мең еллар дәвамында биредә ике традицион конфессия тату яши - ислам һәм православие. Без бер-беребезне тулаем аңлап яшибез», - дип ассызыклады ул.

Татарстан Президенты билгеләгәнчә, Советлар Союзы чорында күп мәчетләр һәм соборлар юкка чыкты. Узган гасырның 90нчы елларыннан дини объектларны тергезү өлкәсендә зур эш башкарылды. «Әмма безнең төп бурычыбыз - бу системаны дөрес итеп төзи алырлык кешеләрне, дин әһелләрен әзерләү. Бүген Татарстан митрополиясе һәм мөселманнарның Диния нәзарәте республикада толерантлыкны һәм тотрыклылыкны ныгытуга зур өлеш кертә. Татарстанда барлык чаралар да төп дин әһелләре катнашында уза», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов республикада мөселман һәм православие изге урыннарын бер үк вакытта торгызу алымы кулланылганлыгын әйтте. Моның ачык мисалы - Кол Шәриф мәчете һәм Благовещение соборы урнашкан Казан Кремле. Зөя утрау-шәһәрчеген һәм Борынгы Болгарны торгызу буенча зур эш башкарылды. Ике объект та ЮНЕСКО тарафыннан танылуга лаек булды. Соңгы проектлар арасында - Болгар ислам академиясе төзелеше һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу.

«Республикада Татарстан Республикасы Президенты каршында Милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр буенча совет эшли. Без дәүләт милли сәясәте концепциясен кабул иттек. Казан федераль университеты базасында фәнни-эксперт советы эшли. Әлбәттә, үз эшебездә без мөфтиләребезгә һәм безнең митрополиягә таянабыз - бу безгә тынычлыкны, татулыкны һәм тотрыклылыкны тәэмин итәргә мөмкинлек бирә», - дип искәртте Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов республикада дини мәгариф мәсьәләләренә зур игътибар бирелә, дип өстәде. «Кешеләргә төрле агымнар йогынты ясарга мөмкин. Шуңа күрә без ислам һәм православие мәгарифе системасының сыналган булуын, ә төрле зарарлы агымнарның нинди дә булса проблемалар тудырмавын күзәтәбез», - диде ул.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга Болгар ислам академиясе эшчәнлеге, Татарстан башкаласында ел саен уздырыла торган KazanSummit халыкара икътисадый саммитын уздыру һәм хәләл индустриясен үстерү турында сөйләде.

Сессия ахырында Рөстәм Миңнехановка II Бөтендөнья толерантлык саммиты эшендә актив катнашкан өчен рәхмәт хаты тапшырдылар. Әлеге форум кысаларында Татарстан Республикасы толерантлык үсешенә керткән өлеше өчен махсус бүләккә лаек булды. Бүләкне Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова алды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.