2020 елда Бөтенроссия халык исәбен алуда яңалык: электрон кәгазьне үзең өчен һәм гаилә әгъзалары өчен тутыру мөмкинлеге булачак

05.11.2019

2020 елда халык санын алу цифрлы технологияләр кулланылуы белән уникаль булачак. Төп басым яңа технологияләр, Интернет-җанисәпкә ясала. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан буенча Территориаль органы җитәкчесе Наталья Гатауллина хәбәр итте.

2020 елда 1 октябрьдән 25 октябрьгә кадәр Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында стандарт теркәлүе булган һәркем “Госуслуги” (ЕСИА) порталында интернет-җанисәпне мөстәкыйль уза алачак. Анда “Халык санын исәпкә алуны узарга” дигән хезмәтне сайларга кирәк. Электрон кәгазьне үзең өчен генә түгел, гаилә әгъзалары өчен дә тутырып була.

Шулай ук, кеше җанисәпне дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күп функцияле үзәкләрендә дә үтә ала. Биредә кәгазьләрне Интернетка тоташтырылган компьютерларда тутырып булачак. Халык санын исәпкә алучыларга кәгазь бланклар урынына безнең илнең программа системасы куелган планшетлар биреләчәк.

“Җанисәп нигезендә, төбәкләрнең үсеш программасы төзелә. Халык саны исәбен алу хезмәт миграциясен, территориянең халык тыгызлыгын билгеләргә булыша”, - диде Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан буенча Территориаль органы җитәкчесе (Татарстанстат) Наталья Гатауллина.

Аның сүзләренчә, Интернет-җанисәптә катнашучылар электрон кәгазьне тутыруы турында раслама-код алачак. Җанисәп үткәрүче хезмәткәр килгәч, аңа шул кодны хәбәр итү җитә.

Җанисәп ул – халыкның төгәл санын, аның кайсы территориядә урнашуын билгеләү, социаль-икътисади, демографик һәм этно-лингвистик характеристикасы. Җанисәп барышында персональ белешмәләр хәбәр ителми, исем-фамилия һәм башка шәхси мәгълүматлар җиткерелми.

2020 елда Бөтенроссия халык саны исәбен алу чарасында сорау бланклары төрле телләргә тәрҗемә ителәчәк. Бу хакта брифинг барышында Наталья Гатауллина хәбәр итте.

“Җанисәп сораулары белән битләр русча аңламаучылар өчен Россия халыкларының туган телләренә һәм чит телләргә дә тәрҗемә ителәчәк. Җанисәп программасы әле ахыргача расланмаган, нинди телләр булуы турында карар да җанисәп программасы тәгаенләнгәч кенә кабул ителәчәк”, - диде ул.

Наталья Гатауллина сүзләренчә, халык санын исәпкә алучылар штатына Татарстанда тәрҗемәче ставкасын кертү күздә тотыла.

Социаль-икътисади мониторинг буенча комитет рәисе Валерий Кандилов оештыручыларның тәрҗемә тәэмин итәргә бурычлы булуларын искәртте.

Белгечләр 2020 елда Бөтенроссия халык санын исәпкә алуда уйдырма милләтләр азрак булачагына өмет баглады. Җанисәптә үзен “марсиан”, “эльф”, “гоблин” дип теркәүче кешеләр очрый. Наталья Гатауллина моңа аңлатма бирде.

“Кызганыч, “марсианнар” барлыкка килсә, җанисәптә теркәргә мәҗбүр булачакбыз. Барысы да үбезнең халыкның үзаңыннан тора. Җанисәп халыкны сораштыру юлы белән гражданнарның үзбилгеләнеше буенча үткәрелә. Кызганыч, мондый очраклар була, ләкин без халыкның акылына ышанабыз. Бу җанисәптә мондый милләтләр азрак булыр дип өметләнәбез”, - диде Наталья Гатауллина.

Белгечләр сорауларга җавап кәгазьләрендә персональ белешмәләр күрсәтелмәвен искәртте. “Исем-фамилияләр, телефон номерлары да юк”, - диде Татарстанстат җитәкчесе.

2020 елда Татарстанда халык санын алу чарасына күпме акча тотылачагы билгеле. Барлыгы 360 млн сум булыр дип көтелә.

"Күп кенә чыгымнар үзәкләшкән төстә. Татарстан җанисәп алучыларны җайланмалар белән тәэмин итүгә, җиһазланышка 60 млн сум тирәсе субвенцияләр алачак", - диде Наталья Гатауллина.

Аның сүзләренчә, хезмәт хакларын, башка чыгымнарны да исәпкә алып, халык саны исәбен алуга барлыгы 360 млн сум тирәсе акча сарыф ителәчәк. "Бу акча федераль бюджеттан. Татарстан акча тотмый", - дип тәгаенләде Социаль-икътисади мониторинг буенча комитет рәисе Валерий Кандилов.

2020 елның 1-25 октябрендә Бөтенроссия халык саны исәбен алу чарасы уздырылачак. 

 


“Татар-Информ” МА материаллары буенча