Алексей Песошин Татарстанның “Театраль Идел буе” этабында җиңгән спектакльне карады

04.11.2019

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин “Театраль Идел буе” фестиваленең төбәк этабында җиңгән “Парковка” спектакленең язмасын карады.

Спектакльне Сөмбел Гаффарова драмасы буенча Казан дәүләт мәдәният институты студентлары куйды. Драмада Фатыйма исемле хатын-кыз үзенең тормышының катлаулы чорында тормыш өстенлекләрен яңадан барлый.

Шулай ук фестиваль финалына Татарстаннан Георгий Хугаев пьесасы буенча “Жил-был пес” балалар спектакле чыкты. Спектакльне Чаллының 61нче гимназиясеннән “РИФ” театр студиясе тәкъдим итте.

“Театраль Идел буе” иҗтимагый проекты Идел буе федераль округында яшьләрне театр мохитенә җәлеп итү, гуманистик һәм патриотик кыйммәтләр булдыру, шулай ук яшьләр театр сәнгатен үстерү өчен яңа этәргеч булдыру  максатында гамәлгә ашырыла.

Фестивальнең төбәк этабында Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән 483 коллектив, 120 мең кеше катнашты. Тамашачыларның саны 114 меңнән артып китте.

Җиңүче спектакльләрнең видеоверсияләре белән фестивальнең рәсми сайтында танышырга мөмкин.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.