Алексей Песошин: Татарстанда хәрби частьләрне контракт буенча хезмәт итүче хәрби хезмәткәрләр белән комплектлау югары дәрәҗәдә оештырылган

02.11.2019

Татарстан җитәкчелеге шефка алынган хәрби частьләр белән хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә. Бүген республикада хәрби частьләрне контракт буенча хезмәт итүче хәрби хезмәткәрләр белән комплектлау югары дәрәҗәдә оештырылган. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин “Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә контракт буенча хезмәт итү – Синең сайлау!” мәгълүмати-агитацион акциясе кысаларында белдерде.

Бу чара “Казан” Гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта узды. Акциядә шулай ук РФ Коры җир гаскәрләре башкомандующие Олег Салюков, Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, ТРның хәрби комиссары Сергей Погодин, республикада урнашкан хәрби училищелар җитәкчеләре катнашты.

Алексей Песошин республиканың әлеге акцияне үткәрү урыны итеп икенче тапкыр сайлап алынганы өчен РФ Оборона министрлыгы җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

“Моны хәрби исәп мәсьәләләре буенча республика һәм муниципаль хакимият органнары, гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү, хәрби хезмәткә чакырылышны оештыру һәм үткәрү эшчәнлеге нәтиҗәсе дип саныйм” - дип билгеләде ул.

ТР Премьер-министры сүзләренчә, чакырылыш буенча хезмәт итү вакытының бер елга кадәр кимүе гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләүдә тагын да югарырак игътибар сорый. Барыннан да элек, Татарстанда гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү өчен укыту-матди база камилләштерелгән, белем бирү учреждениеләрендә хәрби хезмәт нигезләре буенча район мәктәпара укыту-методик үзәкләр булдырылган, кадет мәктәпләре челтәре ачылган, гражданнарны хәрби-исәп белгечлекләренә әзерләү эше (шул исәптән уку йортларында да) киңәйтелгән.

Шулай ук  хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен дәвалау-сәламәтләндерү чараларының сыйфатын тәэмин итүче табибларның квалификациясенә карата таләпләр көчәйтелде. Боларның барысы да сәламәтлек торышы буенча хәрби хезмәткә яраксыз егетләрнең санын киметергә ярдәм итте.

Акция барышында мәйданчыкта РФ Коры җир гаскәрләренең мәгълүмат пункты һәм контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу мобиль пункты, хәрби-уку йортларының мәгълүмат пунктлары эшләде, митинг-концертлар, хәрби техника күргәзмәсе оештырылды.

Шулай ук чара кысаларында армия кул көрәше, грек-рим һәм ирекле көрәш, дзюдо, самбо, армрестлинг һәм фехтование буенча мастер-класслар күрсәтелде.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.