Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты әгъзалары белән очрашты

26.10.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты әгъзалары белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Искәртик, Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты делегациясен аныд рәисе Дмитрий Морозов җитәкләде. Алар Казанга эш сәфәре белән килделәр. 

Очрашуда беренчел медик-санитар ярдәм оештыруны камилләштерү, халык белән эшне оештыру һәм башка актуаль темалар турында сүз барды.

Дмитрий Морозов сүзләренчә, "Бөтен Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең "Сәламәт киләчәк" проекты кысаларында Идел буе федераль округында беренчел медик-санитар ярдәмне камилләштерү буенча иҗтимагый тыңлаулар уздырыла. 

Очрашуда шулай ук Россия Дәүләт Думасы депутаты Борис Менделевич, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков һәм башкалар катнашты. 

 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.