ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров: Терлекчелек тармагының 9 айда эшчәнлеге нәтиҗәсендә уңай динамика уртача дәрәҗәдә

19.10.2019

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров агымдагы елның тугыз аенда терлекчелек тармагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар  белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

Башта Марат Җәббаров кыр эшләре турында сөйләде. Бүгенгә шикәр чөгендеренең 47 мең гектары җыелган, ягъни 74 %.19 октябрьгә республикада 2 млн тоннадан артык тулаем продукт бар, уртача уңдырышлылык гектардан 443 центнер тәшкил итә. 17 мең гектардан кимрәк мәйдан җыясы калды.

 

Уңышлылылык иң кхүп булган районнар: Тәтеш, Актаныш, Зәй һәм Минзәлә районнары. 

Заводларга 1 млн. 100 мең тоннадан артык чөгендер тапшырылган, 112 мең тонна шикәр комы җитештерелгән. 

Хәзерге вакытта республикада 150 мең тонна бәрәңге җыелган, 190 гектарга якын мәйданнан уңышны җыеп аласы бар. Әле республикада 400 гектарлар яшелчә җыелмаган, күбесенчә бу кәбестә кырлары. 

Бүгенгә республикада 75 мең тонна көнбагыш суктырылган, фаразланган мәйданнырның 33 % җыелган (132 гектардан). Кукуруз кырларында да шул ук хәл. Бүгенгә 25 мең тоннадан артык кукуруз суктырылган, ягъни 4,8 мең гектардан уңыш. 

Терлекчелек динамикасы уртача. 1 млн. тоннадан артык сөт савылган, үсеш - 4 %. 300 мең тоннага якын кош һәм терлек үстерелгән, узган елдагыдан 7 мең тоннага артык. 

Итләрнең яртысыннан артыгы - кош (156 мең тонна). 

Дуҗгыз ите күләмнәре дә арта, диде Марат Җәббаров, узган елдагыдан 106 %. 

9 айда 902 млн. данә йомырка җитештерелгән, бу узган елдагыдан 115 млн. данәгә артык. 

Бу тармак күләмнәренең 74 % - "Ак Барс холдинг" предприятиеләре эшчәнлеге нәтиҗәсе. "Державинская" кош фабарикасы күрсәткечләре дә югары. 

Мамадыш районы терлек саны башын арттыра бара. Саба, Балык Бистәсе, Зеленодольск районнарында терлек башы меңнән артык. 

Кайбер районнарда киресенчә терлек саны башы кими, бу районнарга Авыл хуҗалыгы министрлыгы сәбәпләрен белеп, терлек башы санын арттыр ягын карарга киңәш итте. 

Шулай ук Марат Җәббаров вакытында хезмәт хакын түләүгә дә игътибар итәргә өндәде. Шулай ук терлек асрауның технологик ягын да яхшыртырга кирәк. 

 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.