Рөстәм Миңнеханов ВЭБ.РФ рәисенең беренче урынбасары Михаил Кузовлев белән очрашты

17.10.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ВЭБ.РФ рәисенең беренче урынбасары – идарәсе әгъзасы Михаил Кузовлев белән очрашты. 

Очрашуда Татарстан белән ВЭБ.РФ арасында хезмәттәшлекне үстерү преспективалары, шул исәптән Татарстан предприятиеләре продукциясен экспортлау күләмнәрен арттыру өлкәсендә дә. 

Искәртәбез, элегрәк ВЭБ.РФ Төрекмәнстанга «КАМАЗ» продукциясен китереп торуларга финанс ярдәме күрсәтү турында игълан иткән иде. «КАМАЗ» маркалы ике мең берәмлек техника, шул исәптән 800 самосвал, 300 бортлы машина, шулай ук коммуналь билгеләнештәге махсус техникны якындагы ике  елда китереп тору планлаштырыла.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.