Рөстәм Миңнеханов һәм Виталий Маркелов Иннополиста «Газпром» ихтыяҗларына җитештерлә торган Татарстан продукциясе күргәзмәсен карадылар

15.10.2019

Бүген Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ГАҖ Идарәсе рәисе урынбасары Виталий Маркелов Иннополис университетында булдылар. Визитның төп максаты - «Газпром» ГАҖнең Татарстан Республикасы сәнәгать комплексы белән хезмәттәшлегенең перспектив юнәлешләренә багышланган киңәшмәдә катнашу. 

Киңәшмә алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Виталий Маркелов газ-мотор техникасы үрнәкләре белән таныштылар: җиңел автомобильләр, авыл хуҗалыгы техникалары, шул исәптән Алабуга районында җитештерелүче "МТЗ" тракторлары".

Шулай ук газ турбиналы приводл модульле төрдәге күчмә компрессор җайланмасын тәкъдим иттеләр. Әлеге җайланма табигый газны ремонтлана торган магистраль газ үткәргеченнән гамәлдәге газ үткәргеченә күчерү өчен кирәк. 

Рөстәм Миңнеханов һәм Виталий Маркелов «Газпром» ихтыяҗларына җитештерлә торган Татарстан продукциясе күргәзмәсен Иннополис университеты холлында карадылар. Университет вәкилләре "Татарстан Республикасының цифрлы моделе" 4D геологик-мәгълүмати платформа турында сөйләделәр. Әлеге проект Татарстан территориясендә пилот буларак гамәлгә ашырыла. 

Шулай ук күргәзмәдә Иннополис программистлары белән  «Газпромгеологоразведка» белгечләре тарафыннан гамәлгә ашырыла торган геомеханик комплекслы мәгълүмат платформасы турында да хәбәр иттеләр. Әлеге система чит ил компанияләре кушылганда, мәгълүматларның читкә китүеннән саклый. 

Иннополис университеты белгечләре технологик труба үткәргечләрен техник диагностикалау системасы проектын тәкъдим иттеләр. «Газпром» өчен әлеге проект труба үткәргечләрен диагностикалау нәтиҗәлеген арттырырга ярдәм итер иде. 

М.Горький исемендәге Зеленодольск суднолар төзү заводы стенды янында Рөстәм Миңнеханов һәм Виталий Маркелов сыекландырылган газда йөрүче елга судноларын Татарстан Республикасы туристик маршрутларында куллану буенча пилот проектны гамәлгә ашыру турында чаралар планын имзаладылар.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.