Алексей Песошин Сычуань халыкара форумында: Татарстан Кытай белән хезмәттәшлек үсешенә зур әһәмият бирә

15.10.2019

Татарстан Республикасы Россия-Кытай мөнәсәбәтләре кысаларында Кытай белән хезмәттәшлек үсешенә зур әһәмият бирә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Бер пояс – бер юл” проекты кысаларында тугандаш төбәк һәм шәһәр башлыкларының беренче халыкара Сычуань форумында белдерде.

Форум Кытай Халык Республикасының (КХР) Ченду шәһәрендә уза.

Алексей Песошин хәбәр иткәнчә, 2018 елда Кытай һәм Татарстан арасындагы ике яклы тышкы сәүдә әйләнеше 628,7 млн АКШ доллары тәшкил иткән.

Кытай һәм Татарстан арасындагы уңышлы гамәлгә ашырылган проектлар арасында ТР Премьер-министры “Хайер РУС” индустриаль паркы” инвестицион проектын билгеләде, аның гомуми кертемнәр күләме 59 млрд сум тәшкил итә һәм 5 мең кешегә эш урыны булдырылган.

Индустриаль парк һәм кер юу машиналары җитештерүче завод 2019 елның 28 августында ачылды.

Шулай ук Кытай химик-инженерлар корпорациясе катнашында Татарстанда минераль ашламалар җитештерүче “Аммоний” заводы төзелде.

“Агымдагы елда Татарстанга “Голден Элефант Синсерити Кемикал” (Сычуань провинциясе) компаниясе килде. Ул компания “Алабуга” МИЗ территориясендә аммиак, метанол, карбамид, меламин җитештерү мөмкинлекләрен карый. Татарстан Республикасы һәм Сычуань провинциясе арасында берничә мөһим документ имзаланды”, - дип билгеләде Алексей Песошин.

ТР Премьер-министры Татарстан Республикасы социаль-икътисади үсешенең төп юнәлешләре турында кыскача сөйләде.

Аннары ул Сычуань провинциясе Хөкүмәтенә, провинциянең губернаторы Инь Ли әфәндегә хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм һәм ышаныч күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.