Алексей Песошин Сычуань халыкара форумында катнаша

15.10.2019

Татарстан Хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин “Бер пояс – бер юл” проекты кысаларында тугандаш төбәк һәм шәһәр башлыкларының беренче халыкара Сычуань форумында сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады.

Форум Кытай Халык Республикасының (КХР) Ченду шәһәрендә уза.

Алексей Песошин Кытай һәм Россия арасындагы мөнәсәбәтләр югары дәрәҗәгә җитте, һәм бу барыннан да элек, Кытай һәм Россия дәүләтләре башлыкларының стратегик җитәкчелеге аркасында мөмкин булды, дип билгеләде.

“Быел Кытай Халык Республикасы төзелүгә 70 ел тула. Кытайга алга таба да уңышлы үсеш телим. Быел шулай ук илләребез арасындагы дипломатик мөнәсәбәтләрнең дә 70 еллыгы билгеләп үтелә. 2019 ел һәм киләсе 2020 ел илләребез арасында Төбәкара хезмәттәшлек еллары дип игълан ителде”, - дип искә төшерде Алексей  Песошин.

ТР Премьер-министры Ченду шәһәрендә халыкара форум уздыру Кытай провинцияләре һәм Россия төбәкләре арасындагы элемтәләрне алга таба үстерүгә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.

“Форумны оештыручыларга, катнашучыларга, кунакларга нәтиҗәле эш, яңа эшлекле элемтәләр һәм уңышлар телим”,- диде Алексей Песошин.


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.