Рөстәм Миңнеханов Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча Россия Президенты каршындагы Совет президиумы утырышында катнашты

14.10.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет президиумы утырышында катнашты.

Утырыш барлык төбәкләр белән видеоконференция режимында узды. 

Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды.

Утырышта катнашучылар «Сәламәтлек саклау» һәм  «Демография» илкүләм проектларын гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

«Демография» илкүләм проектыннан башлыйм, - диде Дмитрий Медведев. - Бүген яслеләр белән хәлләр ничек икәнлеген белик. Тема аңлашыла. Без өчтән алып җиде яшькә кадәрге балалар өчен балалар бакчалары чираты буенча эшләгән идек, бу турыда еш искә төшерәм. Бу – катлаулы, масштаблы проект булды. Тулаем ул гамәлгә ашырылды. Хәзер инде без өч яшькә кадәрге балаларны мәктәпкәчә учреждениеләргә – яслеләргә урнаштыру турында сөйләшәбез. 

Бюджетта бу максатларга акчалар күп салынган, быелга – 65 млрд сум диярлек. Төзелеш буенча алда баручы төбәкләр бар: Воронеж өлкәсе, Татарстан, Вологода, Рязань, Белгород өлкәләре.

2019 елда барлыгы 25 мең урын булдырылган. Бу – быелга планлаштырылганның өчтән береннән кимрәк. Төзелеш башланмаган төбәкләр дә бар. Бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк».

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проектына килеп, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе фикер алышу өчен берничә тема билгеләде. 

«Беренчесе – йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш. 2024 елга инфарктлардан, инсультлардан һәм башка шундый авырулардан үлем-китемне дүрттән бергә киметергә. Бу максатларга бюджетта 11,6 млрд сум каралган.

Тагын бер тема – торак пунктларында фельдшерлык-акушерлык пунктларын булдыру һәм алмаштыру. 2020 елга кадәр аларның саны 1,5 меңгә җитәргә тиеш. Быел  60 төбәктә 400», - диде Дмитрий Медведев.

Утырышта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары    –Финанс министры А. Силуанов, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары – Россия Федерациясе Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе К.А.Чуйченко, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасарлары Т.А.Голикова, О.Ю.Голодец, А.В.Гордеев, Россия Федерациясе Президенты  ярдәмчесе А.Р.Белоусов, Мәгариф министры О.Ю.Васильева, Спорт министры П.А.Колобков, Хезмәт һәм социаль яклау министры М.А.Топилин, «ВЭБ.РФ» дәүләт корпорациясе рәисе И.И.Шувалов катнашты.

Утырыш стенограммасы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең рәсми сайтында  http://government.ru/news/38098/


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. government.ru материаллары кулланылды