Татарстан Президенты Россия Фәннәр академиясе институтлары директорлары һәм фәнни җитәкчеләре белән очрашты

11.10.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясе институтлары директорлары һәм фәнни җитәкчеләре белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты. 

Россия Фәннәр академиясе институтлары директорлары һәм фәнни җитәкчеләре "Андрей Громыко: глобаль каршы торулар чорында совет дипломатиясе" глобаль иминлек проблемалары буенча беренче халыкара фәнни форумында катнашу өчен җыелганнар. Форум  КФУда оештырылган. «Без күренекле совет дипломаты Андрей Андреевич  Громыконың 20 гасырда тотрыклы тынычлыкны тәэмин итү һәм коралларны арттыруны тикшереп тору буенча ныклы нигез булдыруга керткән өлешен югары бәялибез», - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан, Россия Тышкы эшләр министрлыгы ярдәме белән, Россия тышкы сәясәте кысаларында халыкара багланышларны актив үстерә. «Былтыр республиканың тышкы товар әйләнеше якынча $20 млрд булды, шул исәптән экспорт – $15 млрд. Төп юнәлеш, әлбәттә, нефть. Моннан тыш, без чимал булмаган экспортны да үстерәбез», - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикага инвесторларны һәм яңа технологияләрне җәлеп итү буенча да зур эш алып барыла. 2010 елдан республикага $10 млрд чит илләр инвестицияләре кертелгән. Быел беренче яртыеллыкта инвестицияләр күләме $398 млн тәшкил итте. 

Читтән килүче туристлар саны да арта. Быел бу сан 3,7 млн булачак, диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Республикасы Президенты белдергәнчә, Татарстанда Казан федераль университеты базасында халыкара мөнәсәбәтләр һәм дипломатия өлкәсендә белгечләр әзерләү актив бара.   

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында РФАнең Көнчыгышны өйрәнү институты  белгечләренә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшендә катнашырга тәкъдим итте.

Очрашуда катнашучылар тагын Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган уртак чаралар уздыру турында килештеләр.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.