Татарстан Президенты "Эхо Москвы" радиостанциясенең баш мөхәррире Алексей Венедиктов белән очрашты

09.10.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Эхо Москвы" радиостанциясенең баш мөхәррире Алексей Венедиктов белән очрашты.

Әңгәмә барышында Россия халыклары тормышында туган телләр әһәмияте, мәктәпләрдә дин белеме укыту, дөнья тарихында татарлар роле турында сүз барды. 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Алексей Венедиктовка "Эрмитаж-Казан" үзәгендә "Алтын Урда һәм Кара диңгез буйлары. Чыңгызыйлар империясе дәресләре» күргәзмәсен карарга тәкъдим итте. 

Искәртик, 2018 елда алдынгы сәяси радиостанциядә "Татарча сөйләшәбез" («Говорим по-татарски») тапшыруы чыга башлады, анда тамашачыларга рус телендәге татар алынмалары турында сөйлиләр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.