Татарстан Президенты «Евроньюс» телеканалы гендиректоры белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр

09.10.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «Евроньюс» телеканалы генераль директоры Майкл Питерс белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Татарстан һәм «Евроньюс» каналының багланышлар тарихы бай. Аерым алганда, телеканал Универсиада-2013, 2019 елгы WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты кебек зур вакыйгаларны яктыртты. Шулай ук телеканал Татарстанга инвестицияләр һәм туристларны җәлеп итү өлкәсендәге проектларда катнашты. 

Очрашуда алга таба хезмәттәшек, шул исәптән ТАССРга 100 ел тулуны бәйрәм итү өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләштеләр. 

Очрашуда ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, Татарстан Республикасы Матбугат хезмәте җитәкчесе Эдуард Хәйруллин катнаштылар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.