Рөстәм Миңнеханов Россия юстиция министры Александр Коновалов белән очрашты

07.10.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фдеерациясе юстиция министры Александр Коновалов белән очрашты.

Яклар закон чыгару процессын тәэмин итү, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләште. 

Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе урынбасары Илнур Гарипов, Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин һәм  РФ Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасында Идарәсе башлыгы Виктор Демидов катнаштылар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.