Рөстәм Миңнеханов Европа йөзү лигасы башлыгы, FINA вице-президенты Паоло Барелли белән очрашты

05.10.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Европа йөзү лигасы башлыгы, FINA вице-президенты Паоло Барелли белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. 

Очрашуда катнашучылар Казанда 2022 елда кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионатын, шулай ук 2025 елда су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Шулай ук алга таба хезмәттәшлек адымнары турында да сөйләшенде. 

Очрашуда Татарстан спорт министры Владимир Леонов, «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешма генераль директоры Азат Кадыйров, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.