Алексей Песошин Татарстанның цифрлы телевидениегә күчүенә әзерлеге мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды

04.10.2019

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстанның цифрлы телевидениегә күчүенә әзерлеге мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

14 октябрьдә Татарстанда һәм илнең тагын 20 төбәгендә федераль телеканалларның аналог телетапшыруларын өзәчәкләр. Бу киңкүләмле проектның финалы булачак.

Төп докладны ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин ясады. Ул хәбәр иткәнчә, бүген Татарстанның 157 торак пункты цифрлы телевидениене колачлау зонасыннан читтә тора. Бу авылларда 12 мең 360 торак йорт бар, шуларның 286сы “аналогта”. Аларга спутник телевидениесенә яки IP TV га кушылырга кирәк. Аерым категория гражданнар өчен республикада кирәкле җиһазларны сатып алуны һәм монтажлауны субсидияләү чаралары эшли.

Цифрлы телевидениене кабул итү зонасына килгәндә, аналог телевидениесен 22 мең 631 йортта карыйлар. Бу республикада гомуми санның нибары 1,5%ын тәшкил итә.

Министр хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта  республика территориясендә тәүлек буе региональ контакт үзәге (8-800-222-8-716) эшли. Үзәк белгечләре 8,8 меңгә якын шалтыратуны эшкәрткән.

Халыкка 2,2 меңнән артык волонтер цифрлы приставка көйләүдә ярдәм итә, алар төбәк контакт үзәгенә килгән гаризаларны эшкәртә. Барлыгы 1538 гариза килгән.

Айрат Хәйруллин Татарстан Президенты кушуы буенча министрлыкта цифрлы телевидениегә күчүгә әзерлек буенча оператив штаб эшли башлады, ул көн саен төрле проблемалы мәсьәләләр буенча муниципаль берәмлекләр белән хезмәттәшлек итә, дип өстәде.


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.