Татарстан Президенты: Идел буе федераль округының круизлар туризмын үстерү өчен уникаль ресурслары бар

04.10.2019

Идел буе федераль округының круизлар туризмын үстерү өчен уникаль ресурслары бар. Ел саен округта круиз һәм шәһәр янына 500 меңнән кеше сәфәр кыла.Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Эчке һәм тышкы туризм мәсьәләләре Советы утырышында белдерде. Утырыш Казан Ратушасында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров рәислегендә узды. Искәртик, Рөстәм Миңнеханов - Советның эш төркеме рәистәше. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, хәзерге вакытта дөньяда круизлар туризмы - базарның үсеп баручы сегменты. Әмма ИФОнда круизлар туризмы үсеше берничә фактор аркасында тоткарлана. Беренчесе - круизлар судноларының иске булуы һәм аларны яңарту темплары тиешенчә булмавы. "Пассажирлар суднолары әле советлар заманында төзелгән. Аларны эксплуатацияләүнең уртача срогы безнең округта - 43 ел", - диде ТР Президенты. 

Ул билгеләгәнчә, ИФО территориясендә бүген яңа круиз пассажирлар суднолары төзелә - Зеленодольсктагы М.Горький ис. заводта һәм Түбән Новгородта. Агымдагы елның 11 сентяберенә Түбән Новгородтагы «Красное Сормово»  заводында "Мостай Кәрим" круиз теплоходы суга төшерелгән. Ләкин, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, әлеге судноны урта Иделдә түгел, ә Мәскәү - Санкт-Петербург участогында сафка кертү карала. 

"Елга-диңгез классындагы кораблар - принципиаль яктан яңа суднолар, алар округ төбәкләрен Каспий, Азов, Кара һәм Балтыйк диңгезләре илләре белән бәйли ала. Бу - Россия Федерациясендә туризмны 2035 елга кадәр үстерү стратегимясенең бик мөһим юнәлеше", - диде Татарстан Президенты. 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, яңа судноларны Россиядә төзү 100 миллионнан 2,5 миллиард сумга кадәр җитә. ТР Президенты игътибар иткәнчә, гаять югары бәяләр һәм навигациянең кыска вакытта алып барылуы хосусый инвесторларга әлеге юнәлешне кызыксыз итә.  "Шуңа бәйле рәвештә судноларны утилизацияләү грантларын һәм круиз пассажирлар судноларын төзү өчен льготалы лизингның срогын арттырырга кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

ИФОнда круизлар туризмы үсешен тоткарлаучы сәбәпләрнең икенчесе - эчке су юлларында инфраструктура чикләнмәләре. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, хәзерге вакытта ИФОнда Түбән Новгород түбән басымлы гидроүзәге төзелә. Проектны гамәлгә ашыру судноларның даими йөрүен тәэмин итәчәк. 

Тармакның тагын бер проблемасы - Идел буе сулыкларының еш кына суы кимеп, сай булуы.  Бу төп туристик үзәкләргә судноларның сирәк керә алуына китерә, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм балыкчылыкка да зыян китерә. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.