Игорь Комаров Татарстан Республикасының туризм потенциалы белән танышты

04.10.2019

Бүген Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Казанга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасының туризм потенциалы белән танышты. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде. 

Искәртәбез, бүген Казанда Игорь Комаров Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Эчке һәм тышкы туризмны үстерү Советы утырышын уздырачак. 

Республикада туриндустрияне үстерү турында Туризм буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сөйләде. 

Ул ассызыклаганча, Болгарны һәм Свияжскны торгызу буенча масштаблы  эшләр 2010 елда башланып киткән. Проектка Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкчелек итте. 9 ел эчендә Болгарга туристлар агымы 11 мәртәбә арткан, ә Свияжскка – 50 мәртәбә. Ел саен бу үзәкләрдә 500 меңләп турист була.

«Татарстанга үткән ел 3,4 млн. кеше килеп киткән. Быел без 3,7 млн. турист көтәбез. Максатыбыз – 2025 елга ел саен 5 млн. турист килү», - диде Сергей Иванов.

Татарстанның кече тарихи җирлекләре территорияләрен һәм инфраструктураларын үстерү турында Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Иван Гущин мәгълүмат бирде. 

Шулай ук бүген Казан Ратушасы алдында «Соллерс» ГАҖ автомобильләрен җитештерү күргәзмәсе оештырылган иде. Кунаклар төрле вариантларда: мәктәп автобусы, ашыгыч медицина ярдәме автомобиле һәм башка рәвештә  җиһазландырылган «Форд Транзит» автомобильләрен карадылар. Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов юлсыз җирдә йөрү өчен билгеләнгән автомат коробкалы «УАЗ Патриот» һәм «УАЗ Хантер Экспедиция» машиналарында йөреп карады.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.