Минтимер Шәймиев һәм Игорь Комаров Болгар тарих-археология комплексында булдылар

03.10.2019

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов Болгар тарих-археология комплексында булдылар. Аларны ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов озата йөрде.

Кунакларны чәк-чәк һәм ипи-тоз белән Спас районының яңа башлыгы Фәрхәт Мөхәммәтов һәм Болгар музей-саклаулыгы директоры Рамил Җиһаншин каршы алды.

Минтимер Шәймиев кунакларны Болгар ислам академиясе комплексына чакырды. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм Болгар ислам академиясе ректоры Даниял Абдрахманов академиянең эшчәнлеге белән таныштырды.

Кунаклар уку аудиторияләрен, китапханәне, намаз уку залын, музейны, торак корпусны карадылар, күп функцияле залда – амфитеатрда булдылар.

Алга таба кунаклар Ак мәчет комплексын карадылар һәм аларга Болгар тарих-археология комплексы буенча экскурсия ясадылар, Болгар цивилизациясе музеенда булдылар. Анда аларга Болгар һәм Зөя турында мәктәп укучыларының  шигырьләре һәм рәсемнәре конкурсы нәтиҗәләренә багышланган күргәзмәне күрсәттеләр. Кунаклар яшь рәссамнар һәм шагыйрьләрнең иҗатын югары бәяләделәр.

Аннары Идел буе болгарларының исламны кабул итүе хөрмәтенә багышланган Истәлек билгесендә булдылар, анда дөньядагы иң зур басма Коръәнне  карадылар.

Игорь Комаров һәм Сергей Морозов музей саклаулыкка истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Экскурсия “Кол Гали” кунакханәсе комплексын карау белән тәмамланды.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте