Татарстан Президенты Истанбулның Кент университеты делегациясе белән очрашты

01.10.2019

Татарстан Россия-Төркия мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән Төркия партнерлары белән хезмәттәшлекне үстерү инициативаларын һәрвакыт хуплый. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Истанбулның Кент университетына нигез салучы Месут Йылмаз белән очрашуда белдерде. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Төркия - Татарстанның алдынгы чит ил хезмәттәше. 2018 ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше күләме 314 млн. доллардан артты. "Быел без үзара сәүдәнең динамик үсешен күзтәбез. Икенче кварталда товар әйләнеше 60 %ка артты", - диде ТР Президенты. Шулай ук ул Татарстан территориясендә Төркиянең эре заводлары барлыгын искәртте. 

Хезмәттәшлек өчен перспектив юнәлешләр арасында Татарстан Президенты энергетика, нефть химиясе, машина төзелеше,ИТ өлкә, сәламәтлек саклау, туризм, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм өлкәләрен атады. Татарстан белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга Казандагы Төркия Генераль консуллыгы зур өлеш кертә. 

"Мәгариф өлкәсендә элемтәләр үсә. Республикада Төркиядән 100дән артык студент белем ала. Студентлар, укытучылар белән алышу, вузара мөнәсәбәтләр бик әһәмиятле, дип саныйм. Истанбулның Кент университеты белән Казан дәүләт медицина университеты арасында партнерлык мөнәсәбәтләре урнашу безнең мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгытыр, дип уйлыйм. Бүген медицина юнәлешен Казан федераль университеты да үстерә", - Рөстәм Миңнеханов.

Месут Йылмаз билгеләгәнчә, Татарстан белән Төркия арасында мөнәсәбәтләр соңгы арада алга таба үсешкә яңа импульс алды. 

"Безнең төп юнәлеш - медицина. Шулай ук без сәламәтлек саклау өлкәсендә идарә белгечләре әзерлибез. Безнең стоматология факультеты да бик әйбәт", - диде Месут Йылмаз. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.