Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Ветераннары берлеге активы белән очрашты

01.10.2019

Бүген, Халыкара олы яшьтәге кешеләр көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстан Республикасы ветераннары берлеге" республика ветераннар (инвалидлар) иҗтимагый оешмасы активы белән очрашты. Оешма Патриса Лумумбы урамындагы Татарстан Республикасы ДОСААФ "Армия, авиация һәм флотка ярдәм итү буенча ирекле җәмгыяте" төбәк иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе бинасында урнашкан. 

Икәртик, әлеге бина 2016-2017 елларда Татарстан Президенты ярдәме белән төзекләндерелде. Татарстан ветераннары берлегенә берничә бүлмәсе бирелде. Рөстәм Миңнеханов "Татарстан Республикасы Диңгез җыелышы" залын һәм иҗтимагый кабул итү бүлмәсен карады, анда ветераннарга түләүсез юридик хезмәт күрсәтелә. Шулай ук бинада психологик ял итү бүлмәсе бар, анда олы яшьтәге кешеләргә психологик ярдәм күрсәтелә. Компьютерлар бүлмәсендә ветераннарга компьютер грамоталыгы укытыла. Шулай ук спорт залы да бар. Ветераннар өчен китапханә, чәчтарашханә, бильярд бүлмәләре бар. 

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, оешма эшчәнлегенең мөһим юнәлеше - яшьләр белән эш итү. Патриотик тәрбия алып барыла, мәгариф учреждениеләрендә, армиягә чакырылучы яшьләр белән очрашулар үткәрелә. Ветераннар берлеге инициативасы буенча яшьләр һәм волонтерлар оешмалары белән акцияләр һәм чаралар уздырыла. 

ТР Президенты шулай ук ветераннар иҗаты белән дә танышты. Җыр коллективлары ТР Ветераннар берлегенең бөтен чараларында катнаша. 2018 елда 14 концерт оештырылган. 

Рөстәм Миңнеханов ветераннарга оештырылган шартларны югары бәяләде. "Сезгә биредә ошагач, мин бик шат. Монда һәркем җаны ни тели, шуны таба ала: спортзал, бильярд, төрле иҗади формалар. Квалификаяцияле юридик ярдәм дә бар. Ә иң әһәмиятлесе - биредә очрашып була. Бу эшне дәвам итәргә кирәк", - дип ассызыклады ул. 

Татарстан Президенты ветераннар хәрәкәте вәкилләренә яшьләрне тәрбияләүгә игътибар итүләре өчен рәхмәт белдерде. "Бу эш ДОСААФ белән берлектә дәвам ителәчәк, дип ышанам. Киләсе елда ике мөһим дата - ТАССР 100 еллыгы һәм Бөек Җиңүгә 75 ел", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Шулай ук бүген ТР Ветераннар берлеге рәисе Рөстәм Миңнехановка "Доблесть" Россия ветераннары берлеге орденын тапшырды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.