Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" ГАҖ Директорлар советы утырышын уздырды

30.09.2019

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов В.Д. Шашин исемендәге "Татнефть" ГАҖ Директорлар советы утырышын уздырды. Утырышта Компаниянең 2019 елның сигез аенда бюджеты үтәлеше йомгаклары каралды, октябрь аена һәм агымдагы елның дүртенче кварталына бюджеты расланды.

«Татнефть» Төркеменең социаль проектлары һәм программалары белән идарә итү системасы үсеше турында доклад тыңланды. Әлеге проектның киләсе этабы - Бердәм корпоратив социаль программалар үзәген булдыру. Ул компаниянең социаль юнәлештәгне эшчәнлеген берләштерәчәк. 

Ягулык базарында берәмләп сату өлкәсендә шартлар яхшыру сәбәпле, утырышта "Татнефть"нең яңа базар стратегиясе һәм берәмләп сату бизнесын үстерү стратегиясе каралды. РФ территориясендә компаниянең ягулык сату челтәрен үстерү һәм хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту планлаштырыла. Хәзерге вакытта компаниянең 713 АЗС бар, анда елына 1,9 млн. тонна ягулык сатыла. Стратегия кысаларында АЗСлар санын 1100 гә җиткерү карала, шул исәптән франчайзинг буенча 150. Яңа концепциядә АЗСларда хезмәт күрсәтүнең тулы спектрын гамәлгә кертү, инновацион технологияләрне куллану, ягулыкка карамаган бизнесны үстерү планлаштырыла. 

Шулай ук Директорлар советы сәнәгать куркынычсызлыгы, хезмәтне саклау һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә, климат үзгәрүен исәпкә алып,  "Татнефть" ГАҖ Сәясәтенең яңа редакциясен раслады. 

 


"Татнефть" ГАҖ матбугат хезмәте