Татарстан Президенты Uros фин ИТ-компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

30.09.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Uros ИТ-компаниясе (Финляндия) җитәкчелеге белән очрашты. 

Uros – телекоммуникацион хәл ителешләрне глобаль китереп торучы. Компания сәнәгать, табигатьтән файдалану, «акылыл шәһәр» системаларын һәм башка сервисларны үстерү өлкәсендә кулланылучы технологияләрне эшли. Татарстанның Uros белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар. Быел июнь аенда Хельсинкида Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән фин компаниясе арасында Үзара аңлашу турында меморандум имзаланды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Финляндия – Татарстанның әйдәүче чит ил партнерларыннан берсе. Үткән ел йомгаклары буенча товар әйләнеше 6,5%ка арткан һәм $524 млн тәшкил итә.

«Uros – цифрлаштыру өлкәсендә тиз үсүче финн компаниясе. Сез күп илләрдә эшлисез. Сезнең контроль, “акыллы” яктырту һәм җылыту системалары, мәгариф һәм башка юнәлешләрдә тәкъдимнәрегез бар. Сезнең компаниянең “Иннополис” МИЗ резиденты буларак теркәлү перспективасы бар. Без, күп эре халыкара проектларда эшләү тәҗрибәгезне исәпкә алып, сезнең белән хезмәттәшлек итәргә телибез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Очрашуда катнашучылар уртак проектларны гамәлгә ашыру перспективалары турында фикер алыштылар. Аерым алганда, Татарстанда су җибәрү челтәрендә су сыйфатын тикшереп тору системаларын гамәлгә кертү мөмкинлеге каралды. Uros системалары ярдәмендә оператор реаль вакыт режимында суның химик анализындагы читкә тайпылышларны ачыкларга мөмкин.  

Азакта Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Uros компаниясе президенты Пекка Пуолакки Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Uros компаниясе арасында Үзара аңлашулар турында меморандум имзаладылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.