Татарстанга РФ вице-премьеры Максим Акимов килде

29.09.2019

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов бүген Татарстанга килде. "Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алдылар. 

Визиты кысаларында РФ вице-премьеры "Цифрлы алгарыш" бөтенроссия ИТ-конкурсына нәтиҗәләр чыгаруда катнашырга ниятли. 

Цифрлы технолоигяләр өлкәсендә белгечләр мөмкинлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән конкурсның финаль этабы бүген "Казан Экспо" мәданында узачак. Чарада Россиянең 77 төбәгеннән 4 меңнән артык кеше катнаша, шул исәптән оештыручылар, жюри вәкилләре һәм волонтерлар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.