Алексей Песошин татарстанлыларны Машиналар төзү көне белән котлады

29.09.2019

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин татарстанлыларны Машиналар төзү көне белән котлады.

“Хөрмәтле машиналар  төзү тармагы хезмәткәрләре! Кадерле тармак ветераннары! Сезне Машиналар төзү көне белән ихлас котлыйм!

Машиналар төзү тармагы Татарстанның төп тармагы һәм сәнәгать потенциалының нигезе булды һәм шулай булып кала да. Аның үсеш дәрәҗәсенә тулаем төбәк продуктының мөһим күрсәткечләре, социаль инфраструктураны үстерү, республика территориясендә югары технологияле производствода экологик иминлек дәрәҗәсе бәйле.

Бу секторда 3 меңнән артык сәнәгать предприятиесе эшли, аларның күбесендә алдынгы технологияләр кулланып, инновацион продукция җитештерү уңышлы үзләштерелә.

Тармакта барлыгы 120 меңгә якын кеше эшли. Алар барысы да конструкторлык бюролары хезмәткәрләре, инженерлар, механиклар, слесарьлар һәм техниклар. Алар конкурентлыкка сәләтле продукция җитештерүне тәэмин итәләр, тармакның интеллектуаль-техник двигателе булып тора.

Машиналар төзү комплексының барлык хезмәткәрләренә буыннан буынга килгән иң яхшы традицияләрне саклап калуларын һәм арттыруларын телим. Бу предприятие җитәкчеләренең булдыклылыгы фәнни-техник потенциалга һәм хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгына нигезләнеп, ассортиментны яңартырга һәм җитештерелә торган продукциянең сыйфатын арттырырга ярдәм итү өчен кирәк.

Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В.Песошин”.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте