Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен 20 октябрьгә кадәр җирләрне эшкәртү эшләрен тәмамларга өндәде

28.09.2019

Республикада бер атнада 1,4 мең гектар җирдә бәрәңге, 500 гектарда яшелчә җыелган, 256 мең тонна шикәр чөгендере казып алынган. Шулай ук Татарстан заводлары бер атнада 20,4 мең тонна шикәр комы җитештергән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл  хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

Марат Җәббаров билгеләгәнчә, республикада сөтне сатып алу бәяләре яхшы, шуңа да авылларда җитештерүчәнлеккә күбрәк игътибар ителә башлады. Әлеге динамиканы саклау өчен сыерларга кукурузны җитәрлек әзерләү мөһим. 

ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, быел 52 мең гектар кукуруз орлыкка чәчелгән. Белгечләр билгеләгәнчә, орлыкка 45 мең гектар җыела ала. кайбер хуҗалыкларда эш башланган. 

Көзге җирне эшкәртү эшләре, Марат Җәббаров сүзләренчә, бу атнада 180 мең гектарда башкарылган. Туңга сөрү эшләре 1 млн. 150 мең гектарда башкарылган. 600 мең гектарда сөрүле җирне тирәнтен эшкәрткәннәр. 

1,7 мең аграрчы сөрү эшәрендә катнаша. Тәүлегенә 40 мең гектар җир эшкәртелә. Саба ,Балтач, Актаныш, Әтнә, Ютазы, Кукмара һәм башка районнар яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. 

Министр искәрткәнчә, туңга сөрүне вакытында башкарсаң, көзге яңгыр суларын, язгы суларны туплау нәтиҗәлерәк була. Район башлыкларына мөрәҗәгать итеп, Марат Җәббаров җирне эшкәртү эшләрен 20 октябрьгә кадәр тәмамларга өндәде. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.