ТР Төзелеш министрлыгы: Татарстанда күп фатирлы йортларга капремонт 94%ка үтәлгән

28.09.2019

Татарстанда күп фатирлы йортларга капремонт 94%ка үтәлгән. 2019 елда барлыгы 42 муниципаль берәмлектә 942 торак объектын яңарту каралган.  Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.   

Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, республикада эш графигыннан 20%ка  артта баручы 12 күп фатирлы йорт теркәлгән (Казан - 10 һәм Питрәч районы – 2). Рөстәм Миңнеханов, муниципаль берәмлекләр башлыклары белән элемтәгә кереп, ремонт эшләрен тизләтергә кушты. Ул ассызыклаганча, эшләрнең тизлеге сыйфат кимү бәрабәренә булмаска тиеш. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты киләчәктә эш срокларын үтәмәгән подрядчылар белән эшләмәскә тәкъдим итте.      

Министр хәбәр иткәнчә, 2018-2019 елларга «Демография» илкүләм проекты кысаларында, 6130 урын, шул исәптән 3110 ясле урыны булдырып, 30 балалар бакчасы төзү карала, бүгенгә 24 объект файдалануга тапшырылган.

Мәгариф оешмаларына капиталь ремонт буенча эшләр барлык 29 гомуми белем мәктәбендә һәм 9 коррекцион мәктәптә дә тәмамланган. Мәктәпкәчә учреждениеләргә капиталь ремонт эшләре 112 объектның 91ендә тәмамланган, 21 балалар бакчасында эшләр дәвам итә. Татарстан Республикасы Президенты проблемалы объектларга аерым игътибар итәргә кушты.

Шулай ук капиталь ремонт эшләре 11 ресурс үзәгендә, 3 балаларны савыктыру лагеренда, 24 яшүсмерләр клубында, 5 Татарстан Республикасы яшьләр үзәкләре биналарында (урыннарында), 31 мәдәни объектта, 30 Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр җирлекләре башкарма комитетлары (Советлары) биналарында, 27 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә һәм 9 муниципаль архив бинасында тәмамланган.

Моннан тыш, республикада 11 авыл клубы, 9 җирлекнең Советлары (башкарма комитетлары) биналары, 103 универсаль спорт мәйданчыгы һәм 6 блоклы-модульле чаңгы базасы төзелеп беткән.

Халыкка башлангыч медик-санитар ярдәм күрсәтү программасы буенча 321 фельдшерлык-акушерлык пункты, 6 табиб амбулаториясе төзелгән, шулай ук  4 сәламәтлек саклау объектына капиталь ремонт төгәлләнгән.   

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, авыл җирләрендәге социаль-мәдәни объектларны үстерүгә зур акчалар бирә. Әмма кадрлар җәлеп итү мәсьәләсе мөһим булып кала. «Безнең ФАПлар һәм авыл клублары тик тормаска тиеш. Учреждениеләр эшләргә тиеш, ә моның өчен аларның һәрберсендә җаваплы хезмәткәр булырга тиеш. Кадрлар буенча игътибар белән эшләү зарур», - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы Президенты юнәлеш министрларына. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.