Минтимер Шәймиев беренче күп телле белем бирү комплексы объектлары төзелеше буенча күчмә киңәшмә уздырды

27.09.2019

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Казанда “Адымнар – белемгә һәм килешүгә юл” беренче күп телле белем бирү комплексы объектлары төзелешенең барышы белән танышты.

Башта ул Бондаренко урамында 1025 укучыга исәпләнгән яңа күп телле  белем бирү мәктәбенең төзелеш мәйданчыгында булды. Аннары Минтимер Шәймиев һәм аны озата йөрүчеләр  Бичурин урамына юнәлделәр, анда 165нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе территориясендә билингваль мәктәп төзелеше һәм башлангыч мәктәп бинасын реконструкцияләүгә әзерлек эшләре бара.

Искә төшерәбез, инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 165нче урта гомуми белем бирү мәктәбе Казанда беренче күп телле белем бирү комплексын булдыру өчен база буларак сайланды.

Киңәшмә барышында биналар төзелеше буенча сораулар, кайбер проект карарлары һәм эшләрне башкару сроклары каралды.

Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” Республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР Премьер-министры урынбасары, ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгы Тимур Алибаев, 165нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Айдар Шәмсетдинов, “ТР Төп инвестицион-төзелеш идарәсе” ДКУ директоры Марат Айзатуллин, “Грань” ҖЧҖ генераль директоры Леонид Анисимов һәм башкалар катнашты.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте