Рөстәм Миңнеханов: Цифрлы икътисад инструментларын үстерү - безнең эшнең өстенлекләреннән берсе

27.09.2019

Цифрлы икътисад инструментларын үстерү – безнең эшнең өстенлекләреннән берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Цифрлы алгарыш» бөтенроссия конкурсының финалын ачу тантанасында хәбәр итте. Тантанада Россия Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко һәм  «Россия – мөмкинлекләр иле» КАБО генераль директоры Алексей Комиссаров та катнашты. Чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә  узды.

Рөстәм Миңнеханов оештыручыларга «Цифрлы алгарыш» бөтенроссия конкурсының финалын Казанда уздырган өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, цифрлы икътисад инструментларын үстерү эше илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында каралган. Бу масштаблы бурычны уңышлы үтәү грамоталы яшь ИТ-белгечләргә дә бәйле. Азакта Татарстан Президенты Сергей Кириенкога бу конкурсны киләчәктә дә республика территориясендә уздыруны тәкъдим итте.   

Сергей Кириенко конкурста катнашучыларга белдергәнчә, «Казан Экспо» комплексында бер ай элек һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan-2019 дөнья чемпионаты узган. Ә бүген исә монда югары технологияләр өлкәсендә илнең иң яхшы белгечләре көч сынашачак.  

«Сезнең күбегез эре Россия югары технология компанияләре белән эшләү мөмкинлегенә ирешәчәк. Төбәкләр шулай ук белгечләрне үзләренә җәлеп итәргә тели. Аерым алганда, Рөстәм Нургали улы Татарстанга иң яхшы белгечләрне чакырды инде», - диде Сергей Кириенко.   

Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашканда Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, «Цифрлы алгарыш» конкурсы финалы – бөтен ил өчен әһәмиятле вакыйга. «Проектта профессионаллар да, мәктәп укучылары да катнаша. Яшь кешеләрнең бу тирәлеккә эләгүләре бик мөһим, чөнки киләчәк алар кулында», - диде Рөстәм Миңнеханов. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.