Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Кириенко «Цифрлы алгарыш» конкурсының финал этабы мәйданчыгын карадылар

27.09.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко «Цифрлы алгарыш» бөтенроссия конкурсының финал этабы мәйданчыгын карадылар. Финал бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә башланып китте. 

«Цифрлы алгарыш» – цифрлы технологияләр (ИТ, дизайн, проектларга идарә) өлкәсендәге белгечләрне ачыклау һәм потенциалларын ачуга юнәлгән бөтенроссия конкурсы. Казандагы финалда Россия Федерациясенең 77 төбәгеннән 4 меңгә якын кеше катнашачак. Җиңүчеләр 29 сентябрьдә билгеле булачак. 

Килүгә үк Сергей Кириенко махсус тәкъдир итү кысаларында «Казан Экспо» мөмкинлекләре белән танышты.  

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Кириенко конкурсның төп чаралары башланырга тиешле павильонны карап чыктылар. Монда алар  конкурсантлар белән очраштылар. Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, конкурс барышын һәм анда катнашучыларны  университетлар вәкилләре күзәтә. «Без дә республикага иң яхшы яшь ИТ-белгечләрне җәлеп итәргә телибез. Бездә Иннополис, КФУ, КАИ университетлары һәм башка югары уку йортлары бар. Татарстанда сезгә һичшиксез ярдәм итәчәкләр», - диде Рөстәм Миңнеханов.  

Сергей Кириенко билгеләп үткәнчә, конкурста катнашучыларны югары уку йортлары гына түгел, потенциаль эш бирүчеләр дә күзәтә. 

Аннары конкурс киңлекләрендә оештырылган күргәзмәне карап чыктылар. Кайбер компанияләр цифрлы трансформация белгечләрен әзерләү буенча үзләренең хәл ителешләрен һәм практикаларын куйганнар. Экспозицияләрне Иннополис Университеты һәм Иннополис МИЗ, «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопарк, ICL, Таттелеком, Талантлар Университеты, АкБарс Банк, Инновацияләргә ярдәм фонды һәм башкалар оештырган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.