ТР Хөкүмәте йортында “Цифрлы алга китеш” конкурсын уздыруга багышланган брифинг узды

24.09.2019

“Цифрлы алга китеш” Бөтенроссия конкурсының финалында җиңүчеләргә 500 мең тапшырылачак. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов сөйләде.

“Катнашучыларның приз алу, үз компанияңне ачарга акча оту мөмкинлеге бар. Бу конкурска ярдәм итүче партнерларга, эре сәнәгать предприятиеләренә үз проектыңны тәкъдим итәргә була. Акчалата бүләк 500 меңгә якын булачак”, - диде ул.

Роман Шәйхетдинов сүзләренчә, катнашучыларның өстәмә белем алырга мөмкинлеге булачак.

Конкурсның төп идеясе Россия гражданнарына инновацияләр һәм эшмәкәрлек өлкәсендә көчләрен сынап карарга мөмкинлек бирү. “Бәйге осталыкларын күрсәтергә әзер булган кешеләр үз проектларына старт бирергә курыкмасыннар өчен үткәрелә”, - диде ул.

“Россия — мөмкинлекләр иле” Президент платформасының флагман проектларының берсе булган “Цифрлы алга китеш” конкурсының финалы 27-29 сентябрь көннәрендә “Казан Экспо” Халыкара күргәзмә үзәгендә 48 сәгатьлек хакатон форматында узачак. Хакатонда илнең 77 регионыннан 600 команда катнашачак.

 


“Татар-Информ” МА.