Рөстәм Миңнеханов "Татнефтехиминвестхолдинг" ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын үткәрде

24.09.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татнефтехиминвестхолдинг" ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын үткәрде. Татарстан Президентына су һәм тесла-аккумуляторлар, спорт мәйданчыклары өчен тиз төзелә торган капламалар турында сөйләделәр.

Утырыш Берләшкән суднолар төзү корпорациясе составына керүче “Электрохимиянең махсус конструктор-технологик бюросы” генераль директоры Юрий Яненко докладыннан башланды. Ул республикада водород һәм тесла-технологияләргә нигезләнгән яңа типтагы аккумуляторлар кертергә тәкъдим итте.

Утырышта шулай ук Металлотент конструкцияләре заводы генераль директоры Андрей Легошин да чыгыш ясады. Легошин сүзләренә караганда, күптән түгел узган WorldSkills дөнья чемпионаты вакытында ярышлар мәйданчыкларын ябу өчен нәкъ менә шундый тентлар кулланылган.

Шулай ук утырышта Татарстан Республикасы Гарантия фонды башлыгы Тимур Тимергалиев чыгыш ясады. Ул Фондның агымдагы эше турында хәбәр итте. 

"Бүген Фонд ярдәме 1,2 меңнән артык эшкуарга күрсәтелде, бу 5 млрд. сумнан артык гарантияләр һәм җаваплылык, шулай ук 19 млрд. сум җәлеп ителгән финанслар. 2019 елның беренче яртысында ТР Гарантия фонды 2,56 млрд. сумга кредитлар бирде", - дип билгеләде Тимур Тимергалиев.

Очрашу ахырында “МОНК” цифрлы лабораториясе директоры чыгышы тыңланды. Ул производствода өзеклекләрне киметү өчен “зур мәгълүматлар” анализы системасын тәкъдим итте.

Докладтан соң Рөстәм Миңнеханов Big-Data темасы бик мөһим булуын әйтте һәм предприятие җитәкчеләренә бу мәсьәлә буенча белгечләр белән җентекләп фикер алышырга кушты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Татар-информ" материаллары кулланылды