Алексей Песошин “Алабуга” зонасында яңа “Транснефть-Синтез” заводы ачылышында катнашты

21.09.2019

Бүген “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә турбулентлыкка каршы присадкалар җитештерү буенча яңа завод ачылды.

Тантаналы чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Россия энергетика министры урынбасары Павел Сорокин, “Транснефть”  ГАҖ идарәсе рәисе һәм президенты Николай Токарев, ТР вице-премьеры - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, “Татнефть” ГАҖ генераль директоры Наил Маганов катнашты.

Тантана башланыр алдыннан кунаклар “Транснефть” компаниясе нефть һәм нефть продуктларын транспортлау өчен яңа технологияләр һәм җайланмалар тәкъдим иткән махсуслаштырылган күргәзмәне карадылар.

Павел Сорокин  ассызыклаганча, “Транснефть-Синтез” заводы ачылу  - бу нефть тармагында илебез технологияләрен үстерүдә мөһим адым. “Россиядә ел саен триллион сум инвестицияләр белән тәэмин итүче гигант нефть-газ секторы бар. “Транснефть” компаниясе һәм Татарстан җитәкчелеге гражданнарыбызга, фәнни институтларга, предприятиеләргә эш бирергә мөмкинлек бирә. Әлеге эш нәтиҗәсендә без ил икътисадына инвестицияләр җибәрәбез”, - диде Россия энергетика министры урынбасары Павел Сорокин.

“Транснефть”  компаниясе - Татарстанның стратегик партнеры, дип билгеләде Алексей Песошин. Аның  сүзләренчә, бүгенге завод – “Транснефть”  компаниясенең импортны алыштыра торган технологияләр кертүгә һәм тармактагы алдынгы тәҗрибәгә нинди игътибар бирүенә ачык мисал.

“Транснефть”  компаниясе башлыгы Николай Токарев әлеге проектны гамәлгә ашыруда актив ярдәм күрсәткәне өчен Татарстан Республикасы җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

Турбулентлыккка каршы присадкалар, гидравлик каршылык күрсәтүне киметү исәбенә углеводородлар (нефть һәм нефть продуктларын) чыгарганда һәм нефть үткәргечләрнең үткәрү сәләтен арттыру максатында кулланыла.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.