Алексей Песошин Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте

19.09.2019

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Татарстан Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективына яңа җитәкче – Фәнил Әһлиуллинны тәкъдим итте.

Искә төшерәбеәз, бүген Татарстан Президенты Указы белән, Азат Хамаев Татарстан Дәүләт Советына депутат итеп сайлану сәбәпле, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры вазифасыннан азат ителде.

Татарстан Җир һәм милек мөнәсәбәтләренең яңа министры итеп Фәнил Әһлиуллин билгеләнде, дип дәвам итте Алексей Песошин. “Ул озак вакытлар эчке эшләр министрлыгында, Росгвардиядә җаваплы вазифаларда эшләде. Соңгы вакытта Татарстан Президенты куркынычсызлык хезмәтен җитәкләде. Сүз дә юк, бөтен потенциал һәм тәҗрибә министрлык эшендәге казанышларны саклап калырга һәм вакыт таләп итәчәк яңа импульс бирергә мөмкинлек бирәчәк. Яңа эш урынында уңышлар телим. Коллектив белән бергә барысын да булдырырсыз дип ышанам”, – дип ассызыклады ул.

Алексей Песошин билгеләгәнчә, Азат Хамаев 11 ел Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында эшләгәндә дәүләт милке белән идарә итүнең нәтиҗәле системасы булдырыла,җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек җайга салына. “Болар барысы да министрлыкка куелган бурычларны үтәүдән тыш, план күрсәткечләрен арттырып үтәргә мөмкинлек бирде”,- диде ул.

ТР Премьер-министры сүзләренчә, Азат Хамаев җитәкчелегендә республика өчен бик күп мөһим чаралар үткәрелә. Министрлыкта башкарылган эш, стратегик карашыгыз, социаль-икътисади процессларны тирән аңлау сезгә ТР Дәүләт Советында эшчәнлегегезгә ярдәм итәр, дигән ышаныч белдерде Алексей Песошин.

Аннары ТР Хөкүмәте башлыгы Азат Хамаевка Татарстан Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын тапшырды.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.