Татарстан Президенты моңарчы ТР авыл хуҗалыгы министры булган Марат Әхмәтов һәм аны алыштырган Марат Җәббаров белән очрашты

18.09.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов моңа кадәр  20 ел дәвамында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры булып эшләгән Марат Әхмәтовка агросәнәгать комплексы үсешенә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт әйтте. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының элеккеге башлыгы Марат Әхмәтов һәм ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифаларын башкаручы Марат Җәббаров белән очрашты. 

Татарстан Президенты Марат Җәббаровны ТР вице-премьеры -  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифаларын башкаручы итеп билгеләү турындагы указга кул куйды. 1999 елдан бирле министрлыкны җитәкләгән Марат Әхмәтов VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутат итеп сайлану сәбәпле, вазифасыннан китте.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Марат Әхмәтовның бай эш тәҗрибәсе, аның авыл хезмәтчәннәре белән күп еллар дәвамында тыгыз элемтәдә торуы һәм иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итә белүе Татарстан Республикасы Дәүләт Советында нәтиҗәле закон чыгару эшчәнлегенә ярдәм итәчәк.

Рөстәм Миңнеханов Марат Җәббаровка яңа вазифасында уңышлар теләде, авылда яшәүче һәм хезмәт куючыларның тормышы аграр сәясәткә турыдан-туры бәйле, диде.

Бүген иң беренче бурыч - урып-җыю кампаниясен тәмамлау һәм кырларны эшкәртү, дип искәртте Татарстан Президенты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.