Рөстәм Миңнеханов Татарстан муниципаль районнарының яңа билгеләп куелган җитәкчеләре белән очрашу уздырды

18.09.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы муниципаль районнарының яңа билгеләп куелган җитәкчеләре белән очрашу уздырды.

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов барысын да җаваплы вазыйфаларга билгеләп куелулары белән тәбрикләде һәм киләчәктә эшләрендә уңышлар теләде.  

Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, җитәкчеләргә яңа урыннарда районнардагы социаль-икътисадый вәзгыятьне үстерүгә, республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыруга бәйле җитди мәсьәләләрне хәл итү йөкләнә.  

Рөстәм Миңнеханов аларны эшләрендә авыл хуҗалыгын үстерү, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү, халыкның эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә, шулай ук шунда яшәүчеләр белән даими багланышта торырга өндәде.     

Очрашуда Зеленодольск районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Михаил Афанасьев, Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илдус Зарипов һәм Теләче районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Нәҗип Хәзипов катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.