Рөстәм Миңнеханов Коры җир гаскәрләре Баш командующие Олег Салюков белән очрашты

18.09.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Кораллы көчләренең Коры җир гаскәрләре Баш командующие, армия генералы Олег Салюков белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров катнашты.  

16 сентябрьдән 21 сентябрьгә кадәр илнең үзәк хәрби округында «Центр - 2019» стратегик команда-штаб өйрәнүләре уздырыла. Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Олег Салюков әлеге өйрәнүләр кысаларында Татарстан территориясендә кирәкле чараларны оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.