Алексей Песошин: Республика бюджетында социаль чыгымнар 70% тәшкил итә

11.09.2019

Быел 8 ай эчендә ТР консолидацияләнгән бюджетына 211,6 млрд сум акча кергән, шул исәптән салым һәм салымныкы булмаган 191,6 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин җиткерде. Киңәшмә ТР Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узды.

Алексей Песошин сүзләренчә, республика бюджетында социаль чыгымнар 70% тәшкил итә. Барлык социаль әһәмиятле чараларны финанслау дәвам итәчәк. “Республиканың барлык социаль программаларын тулы күләмдә һәм тиешле дәрәҗәдә тәэмин итәргә кирәк. Капиталь ремонтка, капиталь кертемнәргә һәм юл эшләренә акча бүлеп бирү сакланачак”,- диде Татарстан Хөкүмәте башлыгы.

ТР финанс министры Радик Гайзатуллин Татарстан Республикасының 2020 елга һәм 2021-2022 еллар план чорына консолидацияле бюджеты фаразлары турында доклад ясады.

Быел 8 ай эчендә ТР консолидацияләнгән бюджетына 211,6 млрд сум акча кергән, шул исәптән салым һәм салымныкы булмаган 191,6 млрд сум. Сигез айда бюджет үтәлешенә нигезләнеп, 2020 елга һәм 2021-2022 план чорына бюджет эшләнгән.

Социаль әһәмияткә ия чыгымнар күләме саклана. 2020 елга план бюджетында алар чыгымнарның гомуми күләменнән 70%ын тәшкил итә. “Социаль-мәдәни өлкә” бүлеге буенча чыгымнар, былтыргы белән чагыштырганда, 5,7%ка, 2021 елда 6,6 %ка, 2022 елда 7,6 %ка артыр дип көтелә.

“Мәгариф” тармагында 2020 елда чыгымнар күләме 81,4 млрд сум булырга тиеш. “Сәламәтлек саклау өлкәсе”ндә мәҗбүри медицина иминияте акчаларын исәпкә алып, 64,1 млрд сум булачак. “Социаль сәясәт” тармагында чыгымнарның күләме 36 млрд сум булыр дип көтелә. “Мәдәният, кинематография” юнәлешендә чыгымнар 10,5 млрд сум булачак. “Физик тәрбия һәм спорт” бүлеге буенча 6,2 млрд сум дип фаразлана.

“Дәүләт һәм муниципаль бурычны түләү” юнәлешендә 505 млн сум булачак. Федераль бюджетка 573 млн сум күләмендә кредит кайтару каралган. Федераль акчаны санамыйча консолидацияләнгән бюджетның чыгым өлеше 282 млрд сум, 2021 елда 290,5 млрд сум, 2022 елда 295,3 млрд сум булыр дип көтелә. Консолидацияләнгән бюджет дефициты 2020 елда 2,9 млрд сум, 2021 елда 2,8, 2022 елда 2,6 млрд сум булачак.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.