Алексей Песошин FISU президенты Олег Матыцин белән очрашты

10.09.2019

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген FISU (Халыкара студентлар спорты федерациясе) президенты Олег Матыцин белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Ике яктан да очрашуда катнашучылар 2020-2023 елларда Татарстан Республикасы һәм Халыкара студентлар спорты федерациясенең уртак проектларын тормышка ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Олег Матыцин Казанга Volunteer Leaders Academy 2019  FISU форумы чараларында катнашу өчен килде.

Бу инде Татарстан Республикасы җитәкчелегендә Казанда уза торган өченче форум.

Олег Матыцин бу проектка ярдәме һәм игътибары өчен Татарстанга рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, “Россия һәм аның төбәкләренең берсе – Татарстанның уңай имиджын формалаштыру күзлегеннән караганда, бу мөһим һәм кирәкле проект”.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.