“Татарстанның чиста урманнары” акциясе урманнарны чистартуда 10 меңләп кешене берләштерәчәк

10.09.2019

16 сентябрьдә “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясенең көзге этабы башлана. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.

“Акция 16 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Урманнарны корыган агачлардан һәм чүп-чардан чистартачаклар”, - диде министр.

Язгы этап 22 апрельдән 22 июньгә кадәр узган. Анда 9,7 меңнән артык кеше катнашкан. Алар тырышлыгы белән урман фондыннан 4 мең куб метр күләмендә көнкүреш калдыклары һәм ауган агачлар җыеп чыгарылган.

Равил Кузюров сүзләренчә, 162 предприятие һәм оешма, 46 бакчачылык ширкәте – акциядә ел саен катнашучы партнерлар.

Министр урман мәйданнарын киңәйтү максаты белән, киләсе ел өчен 31 млн стандарт утырту материалы үстерелгәнен әйтте. Шул исәптән, Урман селекцион-орлыкчылык үзәге ябык тамыр системасы белән 12 млн данә үсенте утырткан. Урманчылар тарафыннан 11,4 мең кг нан артык агач орлыгы әзерләү планлаштырыла. Бүген 879 кг орлык җыелган. Бу планның 8 процентын тәшкил итә.

 


“Татар-Информ” МА материаллары буенча