Алексей Песошин Латвия Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Марис Риекстиньш белән очрашты

10.09.2019

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Латвия Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе  Марис Риекстиньш белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Искә төшерәбез, Латвия Республикасы делегациясе Казанга “Татарстан-Латвия” эшлекле форумында катнашу өчен килде. Форум иртәгә, 2019 елның 11 сентябрендә узачак.

Алексей Песошин сүзләренчә, Татарстан өчен Латвия – мөһим партнер. “Без Латвия белән номенклатураны һәм сәүдә күләмен киңәйтү турында кызыксынабыз. 2018 ел йомгаклары буенча ике яклы тышкы сәүдә әйләнеше 220 млн АКШ долларын тәшкил итте. 2019 елның икенче квартал нәтиҗәләре буенча тышкы товар әйләнеше 77,3 млн АКШ доллары булды”, - диде ул.

ТР Премьер-министры Татарстан белән Латвия арасында ике яклы сәфәрләр саны соңгы вакытта артуын ассызыклады.

“Татарстан һәм Латвия багланышлары үсешенә яңа импульс бирергә кирәк”, - диде Алексей Песошин Латвия Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесенә мөрәҗәгать итеп.

Татарстан Премьер-министры кыскача республиканың төп икътисади күрсәткечләре, аерым алганда, нефть чыгару, нефтехимия, автомобиль, самолет, вертолет, суднолар җитештерү турында сөйләде.

Латвия Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Марис Риекстиньш үз чиратында билгеләгәнчә, Латвия Россия төбәкләре белән үзара багланышларына зур әһәмият бирә. Аның сүзләренчә, эшлекле элемтәләр алышуда, башка берничә юнәлештә тыгыз хезмәттәшлек өчен перспективалар бар.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.