Рөстәм Миңнеханов WorldSkills International җитәкчелеге белән очрашты

28.08.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills International җитәкчелеге белән очрашты. 

ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Казандагы WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатын әзерләү һәм уздырудагы уртак эшкә нәтиҗәләр чыгарылды. 

Рөстәм Миңнеханов WorldSkills International җитәкчелегенә Казандагы чемпионатка әзерлек һәм уздырудагы ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. 

Аның сүзләренчә, WorldSkills хәрәкәте һәм 45 нче чемпионат Россиядә җитди мирас калдыра, ләкин иң мөһиме - ул яшьләр игътибарын җитди җәлеп итә, һөнәри осталыкны популярлаштыруга ярдәм итә. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләгәнчә, дөнья чемпионатына Россия Президенты Владимир Путин да югары бәя бирде. 

Рөстәм Миңнеханов WorldSkills International җитәкчелегенә Казандагы 2019 елгы WorldSkills дөнья чемпионатын әзерләү һәм уздыруга керткән зур өлешләре өчен Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен тапшырды. 

Очрашуда шулай ук һөнәри белем бирүне үстерү өлешендә хезмәттәшлек итү һәм 2022 елда Санкт-Петербургта узачак Европа чемпионатына ярдәм итү һәм аны әзерләүдә катнашу мәсьәләләре турында да фикер алышулар булуы билгеләп үтелә.

WorldSkills International ягыннан очрашуда WorldSkills International экс-президенты Саймон Бартли һәм WorldSkills Internationalның яңа сайланган президенты Йос де Гой да катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.