Татарстан Президенты: "Мастер" Кама индустриаль паркы резидентлары кереме 80 млрд. сумга җитте - бу яхшы динамика үрнәге

28.08.2019

Бүген Чаллыда "Мастер" Кама индустриаль паркына 15 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды. Чарада РФ Президентының ИФОда вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин катнаштылар. 

"Мастер" Кама индустриаль паркы 2004 елда оештырылды. Аның стратегик максаты - производство белән шөгыльләнүче кече һәм урта эшкуарлыкка инфраструктура булдыру. 

"Мастер" КИПка килгән саен, индустриаль паркның үсешен күрү бик шатлыклы. Күбесе өчен "Мастер" КИП - үрнәк, ә эшкуарларга биредә бизнесны үстерү, планнарны гамәлгә ашыру һәм эш урыннары булдыруда мөмкинлекләр", - дип ассызыклады Игорь Комаров. 

"Мастер" КИП 45 мең кв. метр мәйданнан бүгенге көнгә 1,4 млн. кв. метр мәйданга кадәр үсте. Аның территориясендә 287 резидент эшли. 8 меңнән артык эш урыны булдырылган. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, "Мастер" КИП - федераль дәрәҗәдәге проект. Бүген ул илебездә иң эре индустриаль паркларның берсе, бирегә тәҗрибә тупларга башка төбәкләрдән дә киләләр. "Унибиш елда ун кат үсә алгач, бу яхшы динамика булуын күрсәтә. Бүген биредә 287 резидент урнашкан, гомуми керем 80 млрд. сумга җитә. Минем фикеремчә, безнең бурыч - алдагы ун елда 5 кат үсешне тәэмин итү", - диде ТР Президенты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.