Рөстәм Миңнеханов "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖнең төзекләндерелгән биологик чистарту корылмаларының ачылуында катнашты

28.08.2019

Бүген "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖнең төзекләндерелгән биологик чистарту корылмалары ачылды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, "ТАИФ" АҖ генераль директоры, "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ Директорлар советы рәисе Руслан Шиһабетдинов, "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм башкалар катнашты. 

Биологик чистарту корылмаларын төзекләндерү - компаниянең экологик проектларының иң әһәмиятлесе. 

«Түбән Кама нефть химиясе» биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләүнең беренче этабы 2016 елда гамәлгә ашырылды. Ә 2018 елда биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләүнең икенче этабы башланды. Сәнәгать оешмалары агынтыларын чистарту үзәгендә кабул итү камерасы, газүткәргечле полимер валчыкларын җыю бассейны, комлыклар, очучы углеводородларны бетерү блогы һәм газ чистарту блогы реконструкцияләнде һәм төзелде. 

Биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләүнең икенче этабын модернизацияләү «Түбән Кама нефть химиясе» га 1,2 млрд сумга төшә. Шулай ук икенче этап кысаларында биологик чистарту корылмалары лабораториясенең химия бүлегенә заманча җиһазлар белән җиһазландырылган реконструкция ясалды.

2019 елның мартыннан бирле параллель рәвештә су бүлү коллекторын төзү эшләре бара. Аның озынлыгы 15 километрга якын, проектны гамәлгә ашыру бәясе 1,5 млрд сум тәшкил итә.

«Безнең районда яшәүчеләр өчен билгеле бер уңайсызлыклар булуы сер түгел, һәм, әлбәттә, мин «ТАИФ» компанияләр төркеменең яхшы эшләвен билгеләп үтәргә тиеш. 2017 елда биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләүнең беренче этабын эшләтеп җибәрделәр. Бүген, Республика көне алдыннан, без икенче этапны башлап җибәрәбез», – диде үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.