Игорь Комаров һәм Рөстәм Миңнеханов Чаллыда яңа мәгариф объектларында һәм социаль ипотека йортында булдылар

28.08.2019

Бүген Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәрендә эш сәфәрендә. Анда алар социаль ипотека программасы буенча төзелгән йортны карап чыктылар, яңа балалар бакчасында һәм мәктәптә булдылар. Кунакларны Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев озата йөрде. 

Чаллының 63 нче микрорайонында урнашкан149 фатирлы йортта предприятиеләр хезмәткәрләре һәм грантлар алган табиблар яшәячәк. Төзелешне алып баручы инвестор – Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды. 

Игорь Комаров һәм Рөстәм Миңнеханов йорт янындагы территорияне һәм фатирларны карап чыктылар. Фатирлар сантехника, янгын турында хәбәр итүче датчиклар, су, газ, электр энергиясен исәпкә алучы счетчиклар , җылылык регуляторалары һәм күрсәткечләрне читтән торып исәпкә ала торган автомат система белән җиһазландырылган.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башлыгы Марат Зарипов яңа микрорайонны төзүнең барышы турында сөйләде. Монда гомуми мәйданы 207 мең кв.м. булган 3,5 мең фатирлык 17 йорт төзеләчәк. 

Тагын бүген 63 нче микрорайон территориясендә 340 урынлык «Сабантуй» балалар бакчасы ачылды.

«Чаллыда җитештерүнең үсүен, яңа технологияле эш урыннары барлыкка килүне күзәтү күңелле. Шул ук вакытта шәһәр кешеләре өчен уңайлы тирәлек булдыруга да зур игътибар бирелә», - диде Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле. 

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында билгеләп үткәнчә, «КАМАЗ» автомобиль заводының 50 еллыгы кысаларында шәһәрдә уңай үзгәрешләр бара. «Сыйфатлы юллар, яңа социаль объектлар – бу бурычлар федераль хезмәттәшләребез ярдәме белән хәл ителә. Без илкүләм проектлар эшли башлаганны күрәбез», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Шуннан соң Игорь Комаров һәм Рөстәм Миңнеханов посетили новую школу № 42 в «Яшьлек» микрорайонының 65 нче комплексындагы 42 нче мәктәбендә булдылар. Монда 1,2 меңнән артык бала белем алачак.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.