Рөстәм Миңнеханов оештыру комитеты утырышында: Татарстан АССРның йөз еллыгы – Татарстан Республикасы һәм аның күп милләтле халкы өчен мөһим вакыйга

16.08.2019

Татарстан АССРның йөз еллыгы – Татарстан Республикасы һәм аның күп милләтле халкы өчен мөһим вакыйга. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елда Казанда Татарстан Республикасы төзелүгә 100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында хәбәр итте.

Искәртәбез, утырыш Казан Ратушасында узды. Чарада оештыру комитеты рәисе, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка рәсми затлар катнашты. 

Виталий Мутко, утырышны ачып, бүген оештырылган программа өчен рәхмәт белдерде. Ул искәрткәнчә, Казанга килүгә үк алар Рөстәм Миңнеханов белән бергә берничә төзелеш комплексы объектында булганнар, шәһәр тирәлеге һәм җәмәгать киңлекләре үсешен бәяләгәннәр.  

Татарстан һәрвакыт барлык проектлар буенча актив эшли, һәм аларны гамәлгә ашыру сыйфаты һәрвакыт югары, дип белдерде Виталий Мутко.

Виталий Мутко хәбәр иткәнчә, ТАССРның 100 еллыгына әзерлек планы 4 бүлектән торачак, аңа 75 чара кертеләчәк. Бүлекләрнең берсе мәдәни-мәгърифәт һәм социаль әһәмияте булган вакыйгаларга багышланачак.

Виталий Мутко билгеләп үткәнчә, Казанда Җәмыгъ мәчете төзеләчәк. Якын көннәрдә Мәрьям-ана иконасы храмы төзелеп бетәчәк.  

Рөстәм Миңнеханов чыгышында хәбәр иткәнчә, республика бу тарихи чорның 70 елын РСФСРның автономиясе рәвешендә яшәгән. Бу елларда икътисад алга зур адым ясаган – кыска вакыт эчендә сәнәгатьнең бөтен бер тармаклары булдырылган һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе тотрыклы үсә башлаган, социаль структура да сизелерлек үзгәрешләр кичергән.   

«Автономияле республика татар дәүләтчелеген үстерү рәвешләренең берсе булган, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Менә нәкъ шул заманда яңа Россия шартларында Татарстан Республикасы уңышларына куәтле нигез салынган».

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, юбилейга әзерлек 2015 елда башланган. Бүген республика һәм муниципаль дәрәҗәләрдә ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек планнары гамәлгә ашырыла.

«Без Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга Татарстан Республикасының 100 еллыгын бәйрәм итү турындагы Указы һәм Виталий Мутко рәислегендә федераль оештыру комитеты булдырганы өчен рәхмәтлебез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, ТАССРның 100 еллыгы республикада гына түгел, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм илнең башка төбәкләрендә дә, шулай ук чит илләрдә дә бәйрәм ителәчәк

Эре халыкара чаралардан – Бәйсез Дәүләтләр Бергәлеге Уеннары; «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit - 2019» халыкара икътисадый саммиты; ЮНЕСКО эгидасында «Мәдәниятләр төрлелеге – гуманитар иминлек факторы» халыкара форумы; БРИКС илләренең тугандаш шәһәрләре һәм муниципаль берәмлекләре форумы.

Моннан тыш, «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге бинасында Илһам Шакиров исемендәге концертлар залы ачылачак.

Юбилей елында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе яңа бинага күчәчәк, элеккеге Эшче (Алафузов) театры бинасында ремонт тәмамланачак, анда «Созвездие-Йолдызлык» театры урнашачак.

Татарстан юбилейга Россиядән һәм чит илләрдән бик күп кунаклар көтә, бигрәк тә ватандашларыбызны. Моның өчен кунакчыллык инфраструктурасы әзерләнә.  

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, республикада халыкара форумнарны һәм олы спорт чараларын уңышлы уздыру тәҗрибәсе бар, шуңа да республика юбилее иң югары дәрәҗәдә уздырылачак. Ышанам, без барлык билгеләнгән планнарыбызны гамәлгә ашырырбыз, дип белдерде Татарстан Президенты.

Оештыру комитетында тагын ТАССР тарихына һәм Татарстан Республикасы төзелүгә 100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлеккә багышланган Татарстан Республикасы турында видеоролик күрсәтелде.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.