Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстандагы резинотехник эшләнмәләр заводы директоры Гуломжон Ибраһимов белән очрашты

15.08.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстандагы "Ангрен" ирекле икътисадый зона территориясендәге резинотехник эшләнмәләр заводы директоры Гуломжон Ибраһимов белән очрашты.

Очрашуда шиналар җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлекнең төрле юнәлешләре турында фикер алыштылар.

ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә минитсры Альберт Кәримов һәм "Татнефть-Нефтехим" ИК" ҖЧҖ директоры вазифаларын башкаручы Гүзәл Хабетдинова катнашты . 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.