Төркия Республикасында вакытта Рөстәм Миңнеханов Стамбул мэриясенең социаль объектлары комплексы эше белән танышты

14.08.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасында кыска вакытлы эш сәфәрендә. 

Төркиядә вакытта Рөстәм Миңнеханов Стамбул мэриясенең Florya Sosyal Tesisleri социаль объектлар комплексында – парк зонасында, җәмәгать туклануы зонасында һәм башкаларда булды.

Искәртәбез, 1994 елда Стамбул мэриясе шәһәрнең иң матур районнарында  муниципаль социаль юнәлешле объектлар һәм киңлекләр булдыру проектын эшләтеп җибәргән. Проектның максаты – бәясе зур булмаган сегменттагы рестораннар челтәрен булдыру, ә алар тирәсендә – парклар, уен һәм күңел ачу зоналары һәм бүтән социаль объектлар.  

Рөстәм Миңнеханов парк зонасын карап чыкты, объектлар эшенә идарә, бу эшне тәэмин итү һәм оештыру белән танышты.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов бүген Йолдыз паркын һәм Мальта утарын карады. 

Йолдыз паркы (төрекчә Yıldız Parkı) – Стамбулның Бишекташ районындагы  тарихи шәһәр паркы. Бу – Стамбулның иң эре паркларыннан берсе. 

Мальта утары 1871 елда Йолдыз паркында Чираган сарае ансамбле элементы рәвешендә корылган, 19 нчы гасырда – 20 гасыр башында османлы аксөякләре паркта ял иткәннәр. Бу – ике катлы бина неоклассицизм, неоислам һәм неоосман стилендә төзелгән, архитекторы – Саркис Бальян. 1997 елдан Мальта утары Стамбул мэриясенең «Beltur» муниципаль компаниясе идарәсендә һәм социаль объект – муниципаль ресторан буларак кулланыла.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.